Научно-методический портал

Возникают вопросы? Пишите!

info@a-uspeha.ru

СМИ ЭЛ № ФС 77 - 80977

Возрастная категория 0+

 

Творческие конкурсы для детей и педагогов!

Три простых шага для участия:

 
Вы можете найти выданные и принятые документы, укажите фамилию или название конкурса, викторины и т.д.
Подать заявку

Автор публикации: Уразаева Гузалия Шамильевна

“ Мин яратам сине, Татарстан”

скачать документ

Вернуться назад

Конспект: “ Мин яратам сине, Татарстан”Уразаева Гузалия Шамильевна,воспитатель МБДОУ “Детский сад №3 “Эллюки” г. Набережные ЧелныЯшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркеме.Бурычлар:-тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә,  телебезгә, милли уеннарыбызга  мәхәббәт тәрбияләү.-сөйләм үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү, тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик сөйләмне үстерерү.-белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан, туган җиребез Теләче  турындагы белемнәрен системалаштыру.Көтелгән нәтиҗә: Балаларда Татарстан турында белем, күзаллаулар беркетелгән.Балаларның үз республикаларын өйрәнү теләге, ихтыяҗы бар.Шәхси эш: "Кем ничек сөйләшә?» Максат: сүзлек запасын киңәйтү, реакция тизлеген үстерү.Сүзлек эше: башкала, түбәтәй.Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү,орнамент-трафаретлар кисү.Материал һәм җиһазлар: Д/У «Нинди шәһәрләр нәрсә белән данлыклы?», уен өчен түбәтәй, пазл җыю “Милли ризыклар”.Әдәбият исемлеге:Закирова К. В. Иң матур сүз. Казань, «Магариф», 2000.Закирова К. В. Күңел ачыйк бергәләп. Казань, « Магариф», 2003.Зарипова З.М. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма. Казань, «Фомиант», 2012. Шөгыль барышы:Тәрбияче: Исәнмесез. Балалар бүген безгә Гөлчәчәк шигырь укып китә.“Туган ил”.Туган ил ул – алтын арышлар,Туган ил ул – зифа камышларТуган ил ул – иркен болыннар,Болыннарда – нәни колыннар.Туган ил ул – зәңгәр диңгезләрТуган туфрак, үскән нигезләрТуган илдә - барабыз бертуганБик кадерле безгә ул шуңа.Туган ил ул була бер генә,Туган илнең кадерен бел генә.(Зәкия Туфайлова)Тәрбияче: Шигырьдә нәрсәләр турында сүз бара? (Шигырь туган тел турында бара)Тәрбияче:Гөлчәчәк нинди телдә сөйләде? ( Татарча сөйләде)Тәрбияче:Ә ни өчен с татарча сөйләшәсез?(Чөнки без татарлар)Тәрбияче: Сез кайсы төркемгә йорисез? (Татар төркемгә йорибез)Тәрбияче: Балалар сез нинди шәһәрдә яшисез? (Яр Чаллы шәһәрендә)Тәрбияче:Ә безнең Республика ничек атала? ( Безнең республика Татарстан) Тәрбияче:Безнең Республика бик зур, анда авыллар, зур һәм кечкенә шәһәрләр бик күп. Тәрбияче: Ә Татарстанда нинди төп шәһәр? (Казан)Тәрбияче:Президентыбызның кем икәнен кем белә? (Рөстәм Миңнеханов)Тәрбияче:Балалар һәр дәүләтнен үз президенты бар. Мин сезгә хәзер бер ничә президентны күрсәтәм,ә сез шулар арасыннан безнең президентны табыгыз.Тәрбияче:Әфәрин.Тәрбияче: Республиканың үз гимны, үз флагы һәм гербы бар.(Татарстан Республикасы флагы һәм гербын күрсәтә) Татарстанның гимның танылган композиторы Рөстәм Яхин иҗат итте.Балалар гимны басып тыңлыйлар, селкенмиләр.Без хэзер сезнең белән Татарстан гимын тыңлап алабыз. ( Гимн тыңлау)Тәрбияче:Флагта ничә төс бар? (3) Тәрбияче:Нинди төсләр? (Яшел, ак, кызыл)Тәрбияче:Яшел төс нәрсә аңлата?(Тере табигать)Тәрбияче: Актөс нәрсә аңлат? (Ак төс чисталык, намус, тынычлык символы)Тәрбияче: Кызыл төс нәрсә аңлата?(Кызыл төс – ул кояш, ут һәм тормыш символы)Тәрбияче: Гербта кем сүрәтләнгән һәм нәрсә күрсәтә?(Барс сурәтләнгән-ул көч символы). Тәрбияче: Балалар басыгыз эле уеныбызны искә төшереп алыйк эле. Физминутка Безнең республика территориясе бик зур. Елгалар буйлап матур кораблар йөзә. Урманнарда биек агачлар үсә. Урманда яши, аю, куян, төлке. Басуларда төрле төстәге күбәләкләр оча. Яшел чикерткәләр сикерә.Тәрбияче: Әфарин.Утырабыз урындыкларга.Тәрбияче: Әйтегез әле, Татарстан нинди милләт вәкилләре яши?(руслар, татарлар, башкортлар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар)Тәрбияче: Балалар өстәл артына утырыгыз. Өстәлдә бирем ята. Биремгә карагыз.Анда флаглар төшерелгән.Шул флаглар арасыннан Татарстан флагын табып түгәрәккә әйләндере алырга кирәк.Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Түбәтәй уены. Татарстан нинди шәһәрләр бар?Д/У «Нинди шәһәрләр нәрсә белән данлыклы?»Тәрбияче:Балалар мин сезгә сүз эйтәм.Ә сез мина ничә иҗектән торганын эйтергә кирәк. Казан, Зәй, Актаныш, Бөгелмә, Арча, Алабуга,Әлмәт, Кукмара,Нурлат.Тәрбияче: Без һәрвакыт кунакларны милли ризыклар белән каршы алабыз. Пазл җыю “Милли ризыклар”Тәрбияче: Молодцы.Ә нинди ризык белән каршлыйбыз? Тәрбияче: Балалар әйтегез эле, кем белә татар язучыларны? ( Г.Тукай, М.Джалиль, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев) Тәрбияче:Балалар без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Балалар кайсыгызга ошый Татарстада яшәргә? Ә ни очен ошый?

Все материалы, опубликованные на сайте «Академия успеха» https://a-uspeha.ru, обладают исключительно информационным характером. Они являются интеллектуальной собственностью авторов. Категорически запрещено частичное или полное копирование материалов, опубликованных на страницах интернет-ресурса. Чтобы иметь законную возможность копирования материалов, следует направить в адрес администрации сайта соответствующее письмо. Доводим до вашего сведения, что точки зрения редакции сайта и авторов материалов не всегда идентичны. Авторы принимают на себя ответственность за весь контент, публикуемый на страницах интернет-ресурса. Полномочия администрации сайта ограничены оказанием технической помощи с отображением содержания страниц и устранением неполадок в работе площадки. Если вы обнаружили на сайте неуникальный контент, просьба сообщить об этом администрации через специальную форму.

Мы принимаем

X